Роман Шәйхетдинов: “Россиядә интернеттан файдаланучылар арасында Татарстан беренче урында тора”

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә Интернет челтәреннән файдаланучылар 3 миллион тәшкил итә. Бу — Татарстан халкының 71 проценты дигән сүз. ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов сүзләренчә, РФ территориясенә интернеттан файдаланучылар арасында татарстанлылар беренче урында тора.
Гомумән, Россиядә интернет челтәреннән файдаланучылар 55, ә Идел буе федераль округында исә 50 процент тәшкил итә. Россиядә интернеттан файдаланучы татарлар саны 2, 5 миллион, дип белдерде Роман Шәйхетдинов бүген ТР Хөкүмәте йортында барган брифингта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International