Әлмәттә бильярд турниры булды

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе инициативасы белән предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, авыл җирлекләренең яшьләр комитетлары командалары арасында спорт бильярды буенча турнир үткәрелде. Анда бу уенны яратучы 18-35 яшьтәге кешеләр катнашты.

Кискен ярыш нәтиҗәсендә, көндәшләрен нык артта калдырып, “СМП-Нефтегаз” командасы җиңеп чыкты. Икенче урында “Әлмәт җылылык челтәрләре” ААҖ, өченче урында “Әлмәт торба заводы” ААҖ командалары. Авыл яшьләре арасында иң яхшы нәтиҗәне Ерсубайкино командасы алды, алар гомуми дүртенче урында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International