ЯҢАЛЫКЛАР


11
сентябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Әлмәт епархиясе белән Әлмәт районы мөхтәсибәте бергәләп, муниципалитет булышлыгы белән бүген, экстремизмга каршы көрәш көнендә, велосипедта йөреш үткәрделәр. Чарада ӘМР советы һәм башкарма комитеты вәкилләре, эшләүче яшьләр, студентлар, мәктәп балалары катнашты
Бүген Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” конкурсында җиңүчеләр ачыкланды
Урман утырту акцияләре РФнең бөтен субъектларында 11 октябрьдә үткәрелә. Татарстанда, төбәкнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, хөкүмәт карары белән Урман утырту көне 4 октябрьгә билгеләнде
Студент отрядлары эшчәнлегендә Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан ел саен 10 меңнән артык студент катнаша. Хезмәт отрядлары республика экономикасының төрле тармакларында кирәк була
Аның кысаларында бездә “Татарстан кроссы – 2014” булачак. Әлмәттә көн уртасында “Мәңгелек ут” мемориаль комплексы каршындагы мәйданда җиңел атлетика йөгерешенә старт биреләчәк. Бу хакта бүген район башкарма комитетында предприятиеләр һәм оешмаларның вәкилләре, эшкуарлар, шулай ук уку йортлары вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә әйтелде. Аны башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова үткәрде
Балалар иминлеге айлыгы кысаларында 6 сентябрьдә Риза Фәхреддин исемендәге 1нче гимназия укучылары Ф.А.Вилданова җитәкчелегендә балаларны юл-транспорт һәлакәтләрендә имгәнүдән саклау операциясенә актив кушылдылар
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, Әлмәт игенчеләре барык мәйданның (45 мең гектардан артык) 90%ыннан уңышны җыеп алдылар
Район башлыгы Мәҗит Салихов бүген яңартылган политехник техникумда булды. “Татнефть” ААҖ ярдәме белән нефть-газ тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге соңгы елларда нык үзгәрде. Нефтьчеләр 10 ел эчендә техникумның матди-техник базасын ныгытуга 200 миллион сумнан атык акча тоттылар
Балалар-яшьләр иҗаты үзәгендә ремонттан соң йөзү бассейны ачылды
Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү база мәйданчыгы кысаларында 36нчы “Тылсымлы сарай” балалар бакчасында шәһәр һәм район балалар бакчаларының татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләре өчен семинар-практикум узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International