Әлмәттә “Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында конфессияара велосипедта йөреш үтте

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
“Экстремизмга – юк!” айлыгы кысаларында Әлмәт епархиясе белән Әлмәт районы мөхтәсибәте бергәләп, муниципалитет булышлыгы белән бүген, экстремизмга каршы көрәш көнендә, велосипедта йөреш үткәрделәр. Чарада ӘМР советы һәм башкарма комитеты вәкилләре, эшләүче яшьләр, студентлар, мәктәп балалары катнашты.

Катнашучыларны район башлыгы Мәҗит Салихов сәламләде. Ул Әлмәттә спорт белән актив шөгыльләнү өчен барлык шартлар тудырылуын әйтте.

Велосипедчыларны шулай ук Әлмәт төбәге благочинные Алексей атакай һәм Әлмәт районы имам мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тәбрикләде.

Велосипедчыларның маршруты Ленин, Чехов, Белоглазов, Гафиятуллин урамнары буйлап үтте. “Шифа” сәүдә үзәгеннән старт алган чара шунда ук чәй эчү белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International