Әлмәт яшьләре “Сүз белән түгел, эш белән!” форумында катнашты

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Студент отрядлары эшчәнлегендә Татарстанның төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан ел саен 10 меңнән артык студент катнаша. Хезмәт отрядлары республика экономикасының төрле тармакларында кирәк була.

9 сентябрьдә Казанда “Ак барс” яшьләр үзәгендә студентлар хезмәт отрядларының “Сүз белән түгел, эш белән!” республика яшьләр форумы булды.

Форум эшендә төрле районнардан һәм шәһәрләрдән 600 дән артык студент, муниципаль, башкарма органнар җитәкчеләре, ТР Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар катнашты. Форумда ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин почетлы кунак булды.

Безнең шәһәрдән форумга ӘМР балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе белгечләре һәм Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International