“Яшә, урман!” Бөтенроссия акциясе үткәрелә

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Урман утырту акцияләре РФнең бөтен субъектларында 11 октябрьдә үткәрелә. Татарстанда, төбәкнең үзенчәлекләрен исәпкә алып, хөкүмәт карары белән Урман утырту көне 4 октябрьгә билгеләнде.

Әлмәт һәм Кәләй урманчылыклары утырту өчен нарат, каен, миләш, юкә үсентеләре бирәчәк, аларны кайтару утыртучы исәбеннән.

“Яшә, урман!” акциясендә теләге булган һәр кеше катнаша ала. Әлмәт шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Николай Богданчиков бу уңайдан киңәшмәдә шуны искә төшерде: ТР президенты указы белән территорияләрне комплекслы үстерү, төзекләндерү һәм яшелләндерү максатында 2015 ел Татарстанда Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Әлмәт бу юнәлештә 2012 елдан бирле эшли инде, киләсе елга да шәһәрне яшелләндерүгә юнәлдерелгән чаралар планлаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International