Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Бүген Әлмәттә “Иң яхшы бизнес-проект” конкурсында җиңүчеләр ачыкланды.

Район башлыгы Мәҗит Салихов инициативасы белән ел саен үткәрелә торган бу конкурста Әлмәт шәһәренең вуз студентлары һәм махсус урта уку йортларында укучылар катнашты. Быел барлыгы 24 бизнес-проект тәкъдим ителде. Финалчыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов җитәкчелегендәге жюри ачыклады.

Конкурс йомгаклары буенча уку йортлары һәм аерым студентлар бүләкләнде. Югары һәм урта уку йортлары арасында “Макулатура эшкәртү линисе” дигән проект белән “Экономика, идарә һәм хокук институты”ның Әлмәт филиалы студенты Азат Абдрәшитов җиңүче булды. Икенче урында Әлмәт медицина көллияте студенты Ирина Фәрдиева, өченче урынны КНИТУ-КАИ студенты Ирина Родионова алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International