21 сентябрьдә Россиядә “Милләтләр кроссы – 2014” үткәрелә

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Аның кысаларында бездә “Татарстан кроссы – 2014” булачак. Әлмәттә көн уртасында “Мәңгелек ут” мемориаль комплексы каршындагы мәйданда җиңел атлетика йөгерешенә старт биреләчәк. Бу хакта бүген район башкарма комитетында предприятиеләр һәм оешмаларның вәкилләре, эшкуарлар, шулай ук уку йортлары вәкилләре катнашында үткәрелгән киңәшмәдә әйтелде. Аны башкарма комитет җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова үткәрде.

Йөгерешнең маршруты башка еллардагы кебек үк Тимирязев, Җәлил, Лермонтов, Радищев, Тимирязев урамнары буйлап үтәчәк.

Командаларның вәкилләре мандат комиссиясенә тиешле үрнәктә заявка китерергә тиеш. Мандат комиссиясе Әлмәт физкультура көллияте бинасында эшли. Адресы: Р.Фәхретдин урамы, 5нче йорт. Телефон 43-54-10. Мандат комиссиясе 16-19 сентябрьдә 14.00дән 16.00 сәгатькә кадәр эшли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International