Балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләр өчен семинар-практикум

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
5 сентябрь көнне балаларны ике дәүләт теленә өйрәтү база мәйданчыгы кысаларында 36нчы “Тылсымлы сарай” балалар бакчасында шәһәр һәм район балалар бакчаларының татар теленә өйрәтүче тәрбиячеләре өчен семинар-практикум узды. Тәрбиячеләр Усманова Р.М. һәм Мурдагулова В.Р. алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашып тел өйрәнү өчен тиешле шартлар тудыру, алдынгы технологиялар куллану, белем һәм тәрбия эшен дөрес планлаштыру буенча консультация бирделәр.

Семинарда катнашучылар УМК проекты буенча эшләүче төркем тәрбиячеләренең эш алымнары белән таныштылар. Алар өчен балаларның программа материалын үзләштерүләрен өйрәнү өчен кулланыла торган мультимедияле дидактик уеннар тәкъдим ителде.

Семинар педагогларның түгәрәк өстәл артында фикер алышулары белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International