Мәҗит Салихов Әлмәт политехник техникумында булды

2014 елның 11 сентябре, пәнҗешәмбе
Район башлыгы Мәҗит Салихов бүген яңартылган политехник техникумда булды. “Татнефть” ААҖ ярдәме белән нефть-газ тармагы өчен кадрлар әзерләү үзәге соңгы елларда нык үзгәрде. Нефтьчеләр 10 ел эчендә техникумның матди-техник базасын ныгытуга 200 миллион сумнан атык акча тоттылар.

Быел укыту-производство корпусының цоколь этажына капиталь ремонт ясалды. Җир өсте тигезлегеннән түбәнрәк урнашу, вентиляция системасының герметиклыгы бетү һәм тузуы сәбәпле аскы каттагы кабинетларда күгәргән урыннар күренә башлаган иде. Хәзер проблема хәл ителде, астагы кат өстәгеләреннән берничек тә калышмый. Анда 12 лаборатория һәм 2 теоретик кабинет булачак. Эшләрнең караторы “Елховнефть” идарәсе булды, бу идарә техникумга инде 6 ел шефлык итә.

Мәҗит Салихов кабинетларның функциональрәк, уку процессына ныграк җайлашкан булуына гына түгел, эстетик яктан да күреклерәк булуына игътибар итте. Классларда студентлар белән аралашканнан соң ул техникумда уку процессын чын нәтиҗәле алып бару өчен барлык шартлар да тудырылуын ассызыклады. Бер лабораториядә, мәсәлән, чын йөк КамАЗы да куелган, кабинасы белән кузовы гына юк.

“Татарстанның иң яхшы мәгариф учреждениеләре арасында Әлмәт политехник техникумы беренче бишлеккә керә, - диде Мәҗит Салихов. – Биредә башка республикалардан, өлкәләрдән килеп укучылар да бар. Бу сезнең техникумда укуның мәртәбәле булуын тагын бер кат күрсәтә”.

Техникум директоры Илдар Баһманов даими игътибар күрсәтүләре, булышлык итүләре өчен республика җитәкчелегенә, “Татнефть” ААҖнә һәм муниципалитетка рәхмәт әйтте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International