ЯҢАЛЫКЛАР


11
октябрь, 2014 ел
шимбә
Бүген “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Халык соравы буенча, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты мондый чараларны дайми рәвештә уздыра.
Узган атнада РФ Нефтегазстройпрофсоюз республика комитетының перспектив планы кысаларында XII пленум булып узды. Чарада Татарстан профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, республика комитеты әгъзалары, беренчел профсоюз оешмасы рәисләре һәм казначейлар катнашты.
10 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт театрының кече залында “ Бердәм Россия” партиясе Әлмәт җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясе икенче этабы узды. Аның эшендә “ Бердәм Россия” партиясе Әлмәт җирле бүлекчәсе Секретаре, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары Рөстәм Хәлимов, Ринат Шәфигуллин, Николай Кольгин һәм башкалар катнашты.
Татарстан мәгариф учреждениеләренең традицион авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсе бүген Казанда уздырылды. “Казан” агросәнәгать паркындагы сәүдә рәтләрендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков та булып, эш барышын карады

10
октябрь, 2014 ел
җомга
Нәдер авылына илтә торган юлда (Әлмәт – Азнакай автоюлы ягыннан) агым сулар уздыручы торбага ремонт ясалачак.
Татарстан авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләр арасында һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү бара. Гаризалар 27 октябрьгә кадәр кабул ителә
“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап
Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Кузьма Григорьев туган көнен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде, ветеранга чәчәкләр, бүләкләр тапшырды, тазалыкта озын гомер итүен теләде
Роспотребсоюзның Татарастан идарәсендә маска киеп йөрүдән тартынмаска чакыралар
Бу көн Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән 1992 елдан башлап балгеләп үтелә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International