Районның яшь авыл хуҗалыгы белгечләренең һөнәри осталык конкурсында катнашу мөмкинлеге бар

2014 елның 10 октябре, җомга
Татарстан авыл хуҗалыгында эшләүче яшь белгечләр арасында һөнәри осталык конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү бара. Гаризалар 27 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Конкурста авыл хуҗалыгы оешмаларында эшләүче, кимендә 1 ел эш стажы булган 18-35 яшьлек белгечләр катнаша ала.

Конкурс “Иң яхшы ветеринария врачы”, “Иң яхшы зоотехник”, “Иң яхшы агроном”, “Иң яхшы механизатор”, “ Иң яхшы машина белән саву операторы”, “Иң яхшы бухгалтер-экономист” номинацияләре буенча үткәрелә.

Конкурста җиңүчеләр диплом, чит илдә бер атна дәвамында стажировка үтү мөмкинлеге, һәр номинациядә 1нче, 2нче, 3нче урынны алган өчен 5, 4, 3 мең сумга сертификатлар алачак.

Конкурста катнашу өчен документларны түбәндәге электрон адреска җибәрергә: amo-rt@mail.ru. Республика Татарстан, 420014. Казань шәһәре, а/я 30 адресы белән почта аша да җибәрергә була.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International