РФ Нефтегазстройпрофсоюз республика комитетының XII пленумы булды

2014 елның 11 октябре, шимбә
Узган атнада РФ Нефтегазстройпрофсоюз республика комитетының перспектив планы кысаларында XII пленум булып узды. Чарада Татарстан профсоюзлар Федерациясе рәисе урынбасары Марат Гафаров, республика комитеты әгъзалары, беренчел профсоюз оешмасы рәисләре һәм казначейлар катнашты.

Көн тәртибе буенча республика комитеты рәисе Мансур Шарапов оешманың 65 еллык эшчәнлеген чагылдырган доклад белән чыгыш ясады. Биредә үк республика комитетының “Иң яхшы коллектив килешүе” , “Иң яхшы профсоюз лидеры” , “Иң яхшы профсоюз оешмасы” бәйгеләренә йомгак ясалды.
Конференциянең икенче өлешендә ТР Профсоюзлары көне билгеләп үтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International