Мәҗит Салихов Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлады

2014 елның 10 октябре, җомга
Бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан Кузьма Григорьев туган көнен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы Мәҗит Салихов килде, ветеранга чәчәкләр, бүләкләр тапшырды, тазалыкта озын гомер итүен теләде.

Кузьма Леонтьевич Шөгер районының Федотовка авылында туган. Хезмәт юлын колхозда эшләп башлаган. Сугыш башланганда аңа 16 яшь була, ике елдан аны да Кызыл Армиягә алалар. Ул Белоруссия фронтында танкка каршы артиллерия частендә рядовой солдат булып хезмәт итә, Җиңүне Бранденбург шәһәрендә каршылый.

Кузьма Григорьев 1950 елда гына демобилизацияләнә, Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә катнаша, төзүчеләр бригадиры була.

1959 елда гаиләсе белән Әлмәткә әйләнеп кайта. Башта тәэминат конторасында эшли, аннары колхозара төзү оешмасына күчә. Шунда 30 ел эшләп пенсиягә чыга.

Хатыны белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр, 8 оныгы, 16 оныкчыгы бар. Хатыны вафат булганнан соң үзе генә яши.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International