“ Бердәм Россия” партиясе Әлмәт җирле бүлекчәсендә XXIII конференциянең икенче этабы узды

2014 елның 11 октябре, шимбә
10 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт театрының кече залында “ Бердәм Россия” партиясе Әлмәт җирле бүлекчәсенең XXIII конференциясе икенче этабы узды. Аның эшендә “ Бердәм Россия” партиясе Әлмәт җирле бүлекчәсе Секретаре, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов, ТР Дәүләт Советының бишенче чакырылыш депутатлары Рөстәм Хәлимов, Ринат Шәфигуллин, Николай Кольгин һәм башкалар катнашты.

Конференция барышында Дәүләт Советына сайлау кампаниясе уздыру вакытында партиянең Әлмәт җирле бүлекчәсе эшчәнлегенә йомгак ясалды, политсовет составына үзгәрешләр кертелде. Яшерен тавыш бирү юлы белән партиянең Әлмәт җирле бүлеге политсоветына район башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдәрова, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Резеда Зәһретдинова сайланды.

“ Бердәм Россия” партиясе Әлмәт җирле бүлекчәсе Секретаре, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов үзенең чыгышында билгеләп узганча, Дәүләт Советына узган сайлауларга килгән халыкның 84, 2 проценты “Бердәм Россия” партиясе өчен тавыш биргән икән, димәк, әлеге юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.
Конференция чаралар уздыруда аеруча активлык күрсәтүчеләргә Мактау грамоталары бирү, партия сафына яңа алынучыларга билетлар тапшыру белән төгәлләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International