Бүген - Бөтендөнья психик сәламәтлек көне

2014 елның 10 октябре, җомга
Бу көн Бөтендөнья психик сәламәтлек федерациясе инициативасы белән 1992 елдан башлап балгеләп үтелә. Шул уңайдан халыкара психиатрия оешмаларының тематик журналлары чыгарыла, хөкүмәт структураларына һәм сәламәтлек саклау органнарына халыкара хәрәкәттә катнашырга чакырып мөрәҗәгатьләр җибәрелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәзер җир йөзендә психик авырулардан интегүче 450 миллионнан артык кеше булуын хәбәр итте.

Бөтендөнья психик сәламәтлек көненең максаты – депрессия чирләре, шизофрения, Альцгеймер авыруы, наркотикларга бәйлелек, эпилепсия, акылга таманлык кебек авыруларның таралуын киметү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International