“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 10 октябре, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Түбән Мактама бистәсендә Достоевский урамындагы 12нче йортны сүтелергә тиеш дигәннәр иде, берничә айдан кире уйладылар, йорт яхшы әле диделәр. Ничек яхшы булсын ди, өйдә кыш көне чыдарлык түгел, суык, бигрәк тә яшь бала белән кыен. Балабыз еш авырый башлады. электр чыбыклары череп беткән. Подъезддагы комыклар квартирга да үтеп керәләр. Безнең турыда кайгыртсагыз иде, яшәр әмәл калмады бит.

Җавап: Федераль закон нигезендә (№ 185-ФЗ от 21.07.2007) тору өчен яраксыз дип табылган тузган йортларда яшәүчеләр, йортлары авария хәлендә дип 2012 елның 1 гыйнварына кадәр табылган очракта гына күчерелергә тиеш.

2014 елның 8 октябренә сезнең йорт авария хәлендәге торак исемлегенә кермәгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International