"Шифа" сәүдә үзәге каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды

2014 елның 11 октябре, шимбә
Бүген “Шифа” сәүдә үзәге каршындагы мәйданда чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылды. Халык соравы буенча, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты мондый чараларны дайми рәвештә уздыра.

Ярминкәгә Әлмәт аграрийлары һәм тирә-як районнардан фермерлар төрле товарлар алып килгән иде. Токарликов хуҗалыгыннан ит, “Чишмә” дән бөртекле культураларны халык бик теләп алды.

Шулай ук бәрәңге һәм кишер, чөгендер, кәбестә, он, ит, сөт продукциясе, тавык йомыркасы, бал товарлар белән прилавкалар тулы, ә бәяләр юнь булуы белән аерылып торды.

Социаль ярдәм идарәсе ӘДМХИ студентлары, “Бердәм Россия” партиясенең яшь гвардия” активистлары белән берлектә өлкән яшьтәге кешеләргә авыр капчыкларны фатирларына бушлай илтүне оештырды, ә волонтерлар машиналарга төяргә булыштылар.

Ф.Хәсәнова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International