ЯҢАЛЫКЛАР


14
октябрь, 2014 ел
сишәмбе
Кыш башланыр алдыннан Татарстанда җиләк-җимеш культуралары өчен шартлар уңай килеп тора. Дәвамлы яңгырлардан соң синоптиклар әкренләп салкынаю көтәләр
Әлмәт картиналар галереясе сезне Акварель һәм нәфис сәнгать академиясе әгъзасы Сергей Андриякиның (Мәскәү) күргәзмәсе ачылуга чакыра
Россиядә тәмәке бәяләре арту белән бергә тартучыларга карата закон да кырысрак булырга мөмкин. Бу хакта РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова белдерде
13 октябрьдә Әлмәттә “Луч” телеканалында туры эфирда Бөек Ватан сугышы ветераннарына адреслы ярдәм күрсәтү һәм һәлак булган каһарманнарның истәлеген мәңгеләштерүгә багышлап телемарафон үткәрелде
10 октябрьдә Әлмәт физкультура көллиятенең универсаль спортзалында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында студент яшьләр арасында спортның хәрби-гамәли төрләре буенча гомумшәһәр ярышлары оештырылды
Үткән ял көннәрендә Әлмәттә “ЛяМуррр” зоомаркетында иясез мәчеләр һәм мәче балалары күргәзмәсе булды. Аның нәтиҗәләре оештыручылар өчен сөенечле булды: 2 көндә 8 песи үзләренә хуҗа тапты. Дүрт песи баласына да игелекле ияләр табылды. Бераз үсеп, кешеләр белән аралашырлык булгач, алар “төп йортларына” күчәчәк
Түбән Камада автомодель спорты буенча республика ярышы булды. Анда Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән, Актаныш районыннан утызлап спортчы катнашты
“Иске Әлмәт” мәдәният йортында Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Тормыш, исәнме!” VII студентлар иҗаты фестивален тантаналы ачу булды. Аны Әлмәт дәүләт нефть институты “Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды һәм Татарстан язучылар берлеге булышлыгы белән үткәрә

13
октябрь, 2014 ел
дүшәмбе
"Татмедиа" ААҖ абунәчеләр арасында «Язылган өчен iPad» конкурсын үткәрү турында игълан итте. Анда катнашу өчен бер кеше һәм бер почта адресына "Татмедиа" ААҖнең, ким дигәндә, өч басмасына язылырга, почта аша яки VISA/MasterCard картасы ярдәмендә, QIWI терминаллары аша, WebMoney электрон акчасы, банк аша акча күчереп түләргә тиеш була
Бүген кич Әлмәттә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Җиңүне каршылап” дигән телемарафон үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International