Әлмәтлеләр автомодель спорты ярышларында җиңү яуладылар

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
Түбән Камада автомодель спорты буенча республика ярышы булды. Анда Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама шәһәрләреннән, Актаныш районыннан утызлап спортчы катнашты. Катнашучылар башта квалификация үттеләр, аннары финалга чыгу өчен көрәштеләр. Гомуми нәтиҗәләр буенча Әлмәт командасы җиңүгә иреште. Турнирны оештыручылар мондый ярышларны елга кимендә ике тапкыр үткәрергә ниятлиләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International