Әлмәт ветераннары телемарафонга акча күчерәләр

2014 елның 13 октябре, дүшәмбе
Бүген кич Әлмәттә, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, “Җиңүне каршылап” дигән телемарафон үткәрелә.

Әлмәтлеләрнең бик күбесе анда катнашырга теләк белдерде. Ветераннар да читтә калмады. Аларның һәйкәлләрне яңарту эшенә һәм Бөек Ватан сугышында катнашкан мохтаҗларга өйләреннән чыкмыйча гына адреслы ярдәм итү мөмкинлеге бар. Бүген телемарафонның рәсми стартыннан берничә сәгать алдарак Әлмәт шәһәренең почетлы гражданы, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Туешова шундый мөмкинлектән файдаланды.

Зәкия Хафиз кызы 1942-1946 елларда армиядә шәфкать туташы булып хезмәт иткән.

Бу акциягә һәркем катнаша, игелекле эшкә үз өлешен кертә ала.

“Җиңүне каршылап” телемарафоны 13 октябрьдә быел гына яңартылган “Иске Әлмәт” мәдәният йорты сәхнәсендә 18.15 сәгатьтә башлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International