Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Тормыш, исәнме!” студентлар иҗаты фестивале ачылды

2014 елның 14 октябре, сишәмбе
“Иске Әлмәт” мәдәният йортында Саҗидә Сөләйманова исемендәге “Тормыш, исәнме!” VII студентлар иҗаты фестивален тантаналы ачу булды. Аны Әлмәт дәүләт нефть институты “Татнефть” ААҖнең “Рухият” рухи яңарыш фонды һәм Татарстан язучылар берлеге булышлыгы белән үткәрә.

Фестивальне ачу хокукы институтның уку эше һәм өстмә белем проректоры Ида Ильинага бирелде. Ул залдагыларны иҗат бәйрәме белән котлады, уңышлар һәм илһам теләде.

Кунакларны һәм фестивальдә катнашучыларны шулай ук “Рухият” фондының башкарма директоры Флюра Шәйхетдинова, район башлыгының ярдәмчесе Флүс Гарипов, Язучылар идарәсе рәисенең урынбасары Данил Салихов тәбрикләде.

Рәсми өлештән соң вокалистларны конкурс кысаларында беренче тапкыр тыңлау булды.

Конкурс кысаларында әдәби конкурс, С.Сөләйманова иҗатына багышланган фәнни һәм публицистик әсәрләр, рәсем сәнгате һәм фотографияләр, музыка коралларында уйнаучылар, җыр, нәфис сүз конкурслары үткәрелә.

Иҗат бәйгеләренә 2015 елның февралендә йомгак ясала.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International