ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга
3 декабрьдә Татарстан мәктәпләрен тәмамлаучы 18 меңгә якын укучы Россиянең башка төбәкләрендәге яшьтәшләре белән бергә, 2015 елгы БДИ тапшыру мөмкинлеген алу өчен, йомгаклау иншасын язачак.
Татарстанда хәзерге вакытта өйләреннән яки интернат-мәктәпләрдән качып киткән 21 бала исәпләнә.
Быел 10 ай эчендә ТР Прокуратурасы тарафыннан коррупция белән бәйле 4160 эш кузгатылган. Узган ел шул ук вакыт эчендә бу сан 5350 не тәшкил иткән булган. Быел кабул ителгән шикаятьләрнең 533 се судка тапшырылган, 1,7 меңгә якын шикаять нәтиҗәсендә 3 меңнән артык кеше административ җаваплылыкка тартылган.
Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы теркәлгән, диспансер учетында 11 меңнән артык ВИЧлы теркәлгән, шуларның 120 се – балалар.
Татарстанда соңгы 26 көнне 40 кешенең гомере юлда транспорт һәлакәтенә юлыгып өзелгән, 385енең тәне җитди казаланган – кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 325 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе әнә шундый.
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил инициативаасы белән кызыксынган барлык министрлыклар һәм ведомстволар булышлыгында мәгълүмати-социаль видеороликларның “Балалар хокук дөньясында” дигән республика конкурсы үткәрелде.
Быел 10 ай эчендә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенә коррупция белән бәйле җинаятьләр хакында 930 шикаять килеп ирешкән. Әлеге шикаятьләр буенча 700 дән артык җинаять эше кузгатылган.
Бүген көн дәвамында Татарстан буенча һәм Казанда юлларда бозлавык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе һава торышы бозылу турындагы кисәтү буенча оператив мәгълүматта.
27 нче ноябрь көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр җыелышы үтте. Әлеге җыелышта Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наиля Җиһаншина, данлыклы Сәидә Аппакова катнашты.
Традиция буенча 30 ноябрьдә үткәрелә торган Ана көне алдыннан Дәүләт Думасы депутатлары Михаил Сердюк, Валерий Трапезников һәм Мария Кожевникова 10 бала тапкан яки уллыкка алган хатыннарга “Герой ана” исеме бирүне яңартырга тәкъдим итәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International