Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы билгеле

2014 елның 28 ноябре, җомга
Быел Татарстанда ВИЧ-инфекция йоктыруның 18 меңгә якын очрагы теркәлгән, диспансер учетында 11 меңнән артык ВИЧлы теркәлгән, шуларның 120 се – балалар. Бүген бу хакта Республика матбугат һәм массакүләм комммуникацияләр агентлыгында Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Ирина Малышева белдерде.

Спикер сүзләренә караганда, республикада ВИЧ-инфекция таралуны булдырмауның төп инструменты – профилактика һәм медицина ярдәме оештыру.
Докладчы белдергәнчә, 2014 елга бюджет турындагы федераль закон буенча акцияләр үткәрү, мәкаләләр бастыру һәм тарату, полиграфия продукцияләре нәшер итү, стендлар урнаштыру кебек профилактик эшләргә 4,3 млн сум чамасы бюджетара трансфертлар бүлеп бирелгән.

Агымдагы елның 1 ноябреннән Татарстанда 4484 ВИЧ-инфекцияле кеше антиретровирус терапиясе ала, аларның 110 ы - балалар.

Татарстан Хөкүмәте икенче ел рәттән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аша төрле проектларга, шул исәптән ВИЧ-инфекция профилактикасына, грантлар бүлеп бирә. Быел 7 млн сум бирелгән.

Шулай ук республикада ел саен миллионнан артык кеше төрле күрсәтмәләр буенча ВИЧ-инфекция буенча тест уза. Бу авыруны үз вакытында ачыкларга һәм чаралар күрү мөмкинлеге бирә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International