Ноябрьнең 26 көнендә Татарстан юлларында 40 кешенең гомере өзелгән

2014 елның 28 ноябре, җомга
Татарстанда соңгы 26 көнне 40 кешенең гомере юлда транспорт һәлакәтенә юлыгып өзелгән, 385енең тәне җитди казаланган – кешеләргә шәхси бәла-каза, фаҗига китергән 325 транспорт һәлакәте нәтиҗәсе әнә шундый.

Кичә кичке 7 туларга 20 минутта Рус Акташы – Азнакай машина юлының 46 нчы чакрымында 1987 елгы җәяүле кыз машина астында калып, шунда ук һәлак булган. Республиканың ЮХИДИ хезмәте хәбәр иткәнчә, шул турыда “Шкода Октавия” белән идарә иткән 1961 елгы ир юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлек сайламаганлыктан, автомобиль кызны бәрдергән. Кыз үзе дә, күз күреме җиткән арада җәяүлеләр кичүе булуга карамастан, тиешсез урыннан юл аша чыгып барган, дип фаразлана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International