Татарстан синоптиклары юллардагы вәзгыять начарлану хакында кисәтә

2014 елның 28 ноябре, җомга
Бүген көн дәвамында Татарстан буенча һәм Казанда юлларда бозлавык көтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе һава торышы бозылу турындагы кисәтү буенча оператив мәгълүматта.

Исегезгә төшерәбез: 27 ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава, күпчелек районнарда бераз кар явачак. Һава температурасы көндез 4-9, Казанда 7 градус салкын булачак.

Алдагы төндә республикада һава температурасы 11 градуска кадәр төшәчәк, аязган вакытта 16 градус салкын булырга мөмкин. Татарстанның күпчелек районнарында бераз кар яву һәм юлларда бозлавык булуы көтелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International