ЯҢАЛЫКЛАР


29
ноябрь, 2014 ел
шимбә
2014 ел башыннан Татарстан суд приставлары республиканың 27 мең 108 кешесенә чит илгә чыгуны тыйган.
Бүген «Татнефть» ААҖ 2014 елның 3 һәм 9 ае буенча халыкара финанс стандартлары буенча консолидацияләнгән хисабын бастырды.
Әлмәт “Ветеран” үзәгендә инвалидлар декадасына багышлап “Сәламәтлек” көне үткәрелде.
Юл һәлакәте 27 ноябрьдә Казан-Оренбург юлының 242нче километрында була.
27 ноябрьдә “Татнефть”ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтының (Мәскәү) анестезиология-реанимация бүлеге мөдире м.ф.к. Андрей Николаев катнашында “Норадреналин: әдәбияткә күзәтү, практик тәкъдимнәр” дигән темага семинар булды.
Православие динен тотучы христианнар 2015 елның 6 гыйнварына кадәр сузылачак Рождество уразасын (пост) тота башладылар.

28
ноябрь, 2014 ел
җомга
Пассажирлар йөртүнең сыйфатын яхшырту максатында Әлмәт транспорт идарәсе троллейбус маршрутлары схемасына кайбер үзгәрешләр кертә.
Бүген Яшьләр үзәгендә Ана көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда күп балалы аналар, солдат аналары, опекуннар, уллыкка балалар алган аналар, ветераннар катнашты.
РТ Үзәк сайлау комиссиясендә ТР Дәүләт Советына узган сайлауларны яктыртуга багышланган “Сайлаулар матбугат көзгесендә” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында видеоконференция режимында 2014 елда “Уңайлы мохит” программасын гамәлгә ашыру, күп квартирлы йортларны капиталь ремонтлау программасын үтәү, газ һәм электр энергиясе өчен түләүдә бурычларны каплату мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International