Әлмәттә мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр җыелышы үтте

2014 елның 28 ноябре, җомга
27 нче ноябрь көнне Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә мәчетләрдә укытучы мөгаллимәләр җыелышы үтте. Әлеге җыелышта Татарстан мөслимәләре берлеге рәисе Наиля Җиһаншина, данлыклы Сәидә Аппакова катнашты.

Чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән укып башлап җибәрде. Ул мөгаллимәләргә хезмәтләре өчен рәхмәтләрен җиткерде. Наиля Җиһаншина абыстайларны үзе җитәкләгән оешманың эше һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Чарада әлеге җыелышларны даими үткәрү турында карар кабул ителде.

Татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге рәисе Ландыш Зарипова үзе җитәкләгән оешманың эшчәнлеге белән таныштырды. Шулай ук җыелышта Әлмәт мөхтәсибәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге җитәкчесе итеп Наилә Зиатдинова билгеләнде.

Җыелыштан соң Казан кунаклары Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегенә бардылар. Монда Наилә Җиһаншина, Сәидә Аппакова кызларга нәсыйхәтләрен җиткерделәр.

Энҗе Хасаншина
ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International