Район башлыгы Мәҗит Салиховка рәхмәт белдерделәр

2014 елның 28 ноябре, җомга
Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил инициативаасы белән кызыксынган барлык министрлыклар һәм ведомстволар булышлыгында мәгълүмати-социаль видеороликларның “Балалар хокук дөньясында” дигән республика конкурсы үткәрелде.

Жюри каравына республиканың 33 шәһәре һәм районыннан 159 иҗади эш куелды. Аларны төшерүдә меңнән артык бала һәм олы кешеләр катнашты.

20 ноябрьдә ТР мәдәният министрлыгында конкурсны йомгаклау һәм җиңүчеләрне хөрмәтләү тантанасы булды.

Әлбәттә, бу чараны уңышлы үткәрүдә, конкурста катнашуга балалар һәм яшьләр аудиториясенең киң катлауларының игътибарын җәлеп итүдә Сезнең булышлыгыгызның роле зур булды.

Сезгә булышлыгыгыз һәм хезмәттәшлегегез өчен рәхмәт белдерәбез.

Г.Л.Удачина.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International