“Ветеран” үзәгендә “Сәламәтлек көне”

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Әлмәт “Ветеран” үзәгендә инвалидлар декадасына багышлап “Сәламәтлек” көне үткәрелде. Ул реабилитация үзәгенең дәвалау физкультурасы залында үтте. Чарада катнашучылар 10 кеше иде, һәммәсе дә призлар һәм бүләкләр алды. Дәвалау физкультурасы залы кирәкле бөтен нәрсә белән җиһазланган булуын исегезгә төшерәбез: анда 3 велотренажер, гимнастика стенкасы, йөгерү сукмагы, коляскалы инвалидлар өчен электрлы велотренажер, чаңгылар һәм башка инвентарь (туплар, гантельләр, кыршаулар һ.б.) бар. Залга көненә 30лап кеше йөри.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International