Медсанчастьта белгечләр өчен семинар

2014 елның 29 ноябре, шимбә
27 ноябрьдә “Татнефть”ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчастенда Склифосовский исемендәге ашыгыч ярдәм институтының (Мәскәү) анестезиология-реанимация бүлеге мөдире м.ф.к. Андрей Николаев катнашында “Норадреналин: әдәбияткә күзәтү, практик тәкъдимнәр” дигән темага семинар булды.

Семинарда медсанчастьның, шулай ук Лениногорск, Бөгелмә, Яңа Чишмә, Зәй районнары дәвалау учреждениеләренең врачлары – анестезиолог-травмотологлар катнашты.

Бу ашыгыч ярдәм препараты реанимация практикасында тормышка куркыныч туган критик хәлләрдә кулланыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International