Кайбер муниципалитетлар адресына прорамма кысаларында бүленгән средстволарны тулысынча үзләштермәгән өчен тәнкыйть сүзләре булды. 30дан артык предприятие һәм оешма “Уңайлы мохит” программасы буенча эшләнгән эшләр турында хисап бирмәгән. Алар арасында Әлмәттән футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе, “Ветеран” реабилитация үзәге һәм балалар дәваханәсе бар.
Газ һәм электр энергиясе өчен түләү һәм гомумйорт хаҗәтләре өчен акча күчерү мәсьәләсендә Әлмәт районына сүз булмады.