“Знамя труда” гәзите “Сайлаулар матбугат көзгесендә” конкурсында җиңде

2014 елның 28 ноябре, җомга
РТ Үзәк сайлау комиссиясендә ТР Дәүләт Советына узган сайлауларны яктыртуга багышланган “Сайлаулар матбугат көзгесендә” конкурсының җиңүчеләрен бүләкләү булды.

“Знамя труда” гәзите редакциясе журналистлары номинацияләрнең берсендә җиңүче булды. Үзәк сайлау комиссиясе рәисе кулыннан Экзам Гобәйдуллин кулыннан дипломны баш редактор урынбасары Рәсимә Журавлева алды.

Үзәк комиссия рәисе матбугат органнары киләсе елда муниципаль төзелмәләрнең депутатларын сайлау барышында да актив катнашырлар дигән ышаныч белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International