Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенә тизлекне арттыру сәбәп булган

2014 елның 29 ноябре, шимбә
Юл һәлакәте 27 ноябрьдә Казан-Оренбург юлының 242нче километрында була. “Шевроле-Авео” автомобилен йөртүче 1980 елда туган ир-ат куркынычсызлыкны тәэмин итәрдәй тизлек белән бармый, юлның каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән ягына чыга һәм каршыга килүче «Пежо Боксер» автомобиле белән бәрелешә.

Нәтиҗәдә “Шевроле-Авео” автомобилендәге пассажир, 1982 елда туган хатын-кыз вакыйга урынында һәлак була, ә ул автомобильне йөртүче тән җәрәхәтләре ала, медсанчастька китерелә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International