Әлмәттә Ана көнен билгеләп үтү

2014 елның 28 ноябре, җомга
Бүген Яшьләр үзәгендә Ана көненә багышланган бәйрәм чарасы булды. Анда күп балалы аналар, солдат аналары, опекуннар, уллыкка балалар алган аналар, ветераннар катнашты.

Чараны ачып, район башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова килгән кешеләрне район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән гүзәл бәйрәм – Ана көне белән котлады. “Әлмәт районында 50 меңнән артык ана яши. Аларның күпчелеге балаларын яратып тәрбия итү, чутсыз өй эшләрен башкару белән беррәттән профессиональ эшчәнлектә дә зур уңышларга ирешә, җәмәгать эшләрендә катнашырга да вакыт таба, шунысы бигрәк тә ихтирамга лаек”, - диде ул үзенең котлау сүзендә.

Бәйрәм чарасы үзебезнең сәхнә йолдызларының чыгышлары белән үрелеп барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International