ЯҢАЛЫКЛАР


17
гыйнвар, 2015 ел
шимбә
Россельтехнадзорның ТР идарәсе дуңгызларның Африка чумасы таралу куркынычы уңаеннан Татарстан халкын уяу булырга чакыра.
16 гыйнварда “Әлмәтнефть” идарәсендә хезмәт коллективының ТР Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изак һәм Әлмәт эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Гарипов белән очрашуы булды.
Әлмәт полиция бүлегендә 2014 елда оператив эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде.
Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы Лима Букинованың акварель техникасы белән эшләнгән эшләреннән персональ күргәзмә ачу була.Картиналар галереясендә Чаллы рәссамы Лима Букинованың акварель техникасы белән эшләнгән эшләреннән персональ күргәзмә ачу була.
Әлмәт дәүләт нефть институтының халыкара элемтәләр бүлеге хезмәткәрләре чит ил студентлары, студентларның халыкара интернациональ клубы әгъзалары белән бергә Әлмәт балалар йортында булдылар.
Узган ел ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан ТР Дәүләт Советына 92 закон проекты тәкъдим ителгән, шуларның 83е − планнан тыш булган закон проектлары. Шулай ук, ТР Министрлар Кабинетына 48 закон проекты тәкъдим ителгән, аларның 40ы муниципаль берәмлекләрнең чикләрен билгеләүгә кагылган.

16
гыйнвар, 2015 ел
җомга
112 ашыгыч ярдәм службасы телефонына бөтен Татарстан күләмендә көн саен 5000 ләп шалтырату керә икән. Бәйрәм көннәрендә бу сан артып та китә ди.
Әлмәтнең ЮХИДИ бүлеге белгечләре хәбәр иткәнчә, ел башлану белән шәһәр һәм район юлларында юл-транспорт һәлакәтләре арту күзәтелә.
2014 нче елда ана капиталына дәүләт сертификатын алу мәсьәләсе буенча республиканың 25 меңнән артык гражданы мөрәҗәгать иткән. Бу хакта бүген Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлегенең ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашында узган киңәйтелгән коллегия утырышында бүлек идарәчесе Марсель Имамов хәбәр итте.
2015 елның 1 гыйнварына РФ Юстиция министрлыгының ТР буенча идарәсе сәяси партияләрнең 66 төбәк бүлеген теркәгән, дип хәбәр ителә ТР Үзәк сайлау комиссиясе сайтында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International