Полиция бүлеге 2014 елгы эшенә йомгак ясый

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
Әлмәт полиция бүлегендә 2014 елда оператив эшчәнлеккә йомгак ясалды һәм 2015 елга бурычлар билгеләнде.

Киңәшмәдә район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гыйрфанов, ТР Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изак, шәһәр прокуроры Рафаэль Шакиров, Әлмәт халык суды рәисе Тәлгат Гаделшин, ТР ФСБ идарәсенең Әлмәт бүлеге начальнигы подполковник Владимир Зимин, РФ тикшерү комитетының Әлмәт тикшерү бүлеге җитәкчесе Марат Шәйхетдинов катнашты. Узган елдагы эшчәнлеккә полиция бүлеге башлыгы Дамир Гарипов йомгак ясады. Ул былтыр теркәлгән җинаятьләр саны 11%ка кимрәк булуын белдерде, бүген район территориясендә оператив вазгыятьне тотрыклы дип бәяләде. 2014 елда квартир басулар, наркотикларга бәйле хокук бозулар, эчү белән бәйле җинаятьләр проблемалы юнәлешләр булган.

Киңәшмәдә җинаятьләрне ачу, кисәтү, тикшерү, сәнәгать объектларының экономик иминлеген тәэмин итү, милли проектларны гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән бюджет акчаларын әрәм итмәү юнәлешендә эшчәнлекнең перспектив юнәлешләре билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International