Полиция хезмәткәрләре нефтьчеләр белән очрашты

2015 елның 17 гыйнвары, шимбә
16 гыйнварда “Әлмәтнефть” идарәсендә хезмәт коллективының ТР Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изак һәм Әлмәт эчке эшләр бүлеге башлыгы Дамир Гарипов белән очрашуы булды.

Владимир Изак эчке эшләр хезмәтенең эшчәнлеге турында халыкның хәбәрдарлыгы артуын билгеләп үтте. Ә бу хәзерге көндә җитәкчеләр өчен дә, Әлмәт полициясе өчен дә мөһим бурыч. Гражданнар белән сөйләшү барышында игътибар ителергә тиешле байтак мәсьәләләр ачыклана.

Владимир Изак мошенниклык очраклары ешаюын хәбәр итте. Республикада 25ләп төрле финанс пирамидасы бар, алардан зыян күрүчеләр саны 23 меңнән артык. Явыз ниятле затларның эш итү схемаларын ачыклап, министр урынбасары идарә хезмәткәрләрен уяурак булырга, җинаятьчеләрнең хәйләләренә бирешмәскә өндәде.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре ахырда идарә эшчеләренең сорауларын җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International