ЯҢАЛЫКЛАР


7
февраль, 2015 ел
шимбә
Быел герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры Бөтенроссия статусында беренче тапкыр Әлмәттә үтә.
Узган ел Татарстанда чит илләрдән кертелгән 43 тонна азык-төлек продукциясе сыйфатсыз дип табылган.
26 февральдән 7 мартка кадәр “Россия почтасы” федераль дәүләт унитар предприятиясе Бөтенроссия газета-журналларга язылу ункөнлеге үткәрә.
8 февраль - Россия фәне көне уңаеннан, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов гыйльми даирәгә һәм укучы яшьләргә мөрәҗәгать белән чыкты.
Киләсе елда Россиядә яңа бәйрәм – Әтиләр көне барлыкка килергә мөмкин. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында хәбәр итүләренчә, яңа бәйрәм гаилә тәрбиясендә атаның ролен үстерүгә һәм атаның уңай образын булдыруга ярдәм итәчәк. Әтиләр көнен кертү турында бүген Җәмәгать палатасының гаилә сәясәтен үстерү дәүләт программасы концепциясен тормышка ашыру буенча утырышында фикер алышычаклар, дип яза җомга көнне «Известия».
6 февральдә сәламәтлек саклау оешмалары арасында XI “Сәламәтлек” спартакидасы кысаларында ату ярышлары булды, анда 14 оешмадан 28 кеше катнашты.
Бу поликлиника хезмәт күрсәтә торган территориядә барлыгы 49 580 кеше яши.

6
февраль, 2015 ел
җомга
Бүген ТР Фәннәр академиясе бинасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уза.
“Светсервис” муниципаль унитар предприятиесе коллективы юбилеен билгеләп үтте. “Светсервис” моннан 10 ел элек Әлмәт районында һәм шәһәрдә электр челтәрләрен эксплуатацияләү, ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү максаты белән оештырылган иде.
Бүген Әлмәттә район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә район советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасының беренче оештыру утырышы булды. Яшьләр җәмәгать палатасын оештыру нәтиҗәләре турында Валентина Фефелова сөйләде. Ул ТР Дәүләт Советы каршындагы шундый палатаның эш тәҗрибәсе, шулай ук яшьләр палатасы эшенең төп максатлары турында бәян итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International