3нче шәһәр поликлиникасында 2014 ел йомгаклары буенча хисап җыелышы булды
2015 елның 7 феврале, шимбә
Бу поликлиника хезмәт күрсәтә торган территориядә барлыгы 49 580 кеше яши. Эшнең төп күрсәткечләре поликлиниканың баш врачы Айдар Габдуллин докладында чагылыш тапты.
Сәламләү һәм башкарылган зур эш өчен коллективка рәхмәт сүзе белән район сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин чыгыш ясады.
Медицина ярдәме крсәтүнең сыйфатына «СК «АК БАРС-мед” ҖЧҖнең Әлмәт филиалы контрольлек итә. Иминиятләштерелгән кешеләрнең хокукларын саклау бүлеге башлыгы Әнвәр Насыйбуллин, түгәрәк өстәлләр оештырып, анда электрон терминаллар эше, медицина вузларын тәмамлаучылар белән шартнамәләр, поликлиника бинасын ремонтлау кебек мәсьәләләр турында сөйләшү кирәклеген әйтте.
Поликлиника эшен алга таба яхшырту, гражданнарның гомер озынлыгын арттыру, участок врачларының һәм гомуми практика врачларының эшен камилләштерү юнәлешендә коллектив эшенең бу елга максатлары һәм бурычлары билгеләнде.