Әлмәттә яшьләр җәмәгать палатасының беренче оештыру утырышы булды

2015 елның 6 феврале, җомга
Бүген Әлмәттә район башлыгы Мәҗит Салихов рәислегендә район советы каршындагы яшьләр җәмәгать палатасының беренче оештыру утырышы булды. Яшьләр җәмәгать палатасын оештыру нәтиҗәләре турында Валентина Фефелова сөйләде. Ул ТР Дәүләт Советы каршындагы шундый палатаның эш тәҗрибәсе, шулай ук яшьләр палатасы эшенең төп максатлары турында бәян итте.

Утырыш карары нигезендә палатаның җитәкче буыны сайланды. Аның рәисе ТР Дәүләт Советы каршындагы яшьләр палатасында Әлмәт яшьләренең вәкиле Искәндәр Сәмигуллин булды. Рәиснең ярдәмчесе итеп Николай Юртов, җаваплы секретаре итеп Ксения Шапараева сайланды.

Палата составында патриотик тәрбия бирү һәм яшьләр сәясәте, мәдәният, спорт һәм мәгариф, авылда һәм шәһәрдә эшли торган яшьләр белән эшләү комиссияләре оештырылачак. Шулай ук 6 кешедән яшьләр җәмәгать палатасының советы расланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International