Узган ел Татарстанда чит илләрдән кертелгән 43 тонна азык-төлек продукциясе сыйфатсыз дип табылган

2015 елның 7 феврале, шимбә
Узган ел Татарстанда чит илләрдән кертелгән 43 тонна азык-төлек продукциясе сыйфатсыз дип табылган.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең ТР идарәсе мәгълүматаларына караганда, узган ел азык-төлек продуктларының микроблы-пычрак өлеше 4,5 процент тәшкил иткән. Бигрәк тә тиз бозыла торган продукцияләрдә, яшел үләннәр, кулинария продукциясе, япон ашларында тискәре микробиологик күрсәткечләр еш ачыклана.
Россия территориясенә чит илдән продукция кертүне чикләү кысаларында, 797 объект һәм җәмәгатьчелек туклану урыннары тикшерелгән . Нәтиҗәдә әйләнештән 337 партия алынган, шул исәптә Германия һәм Канададан кертелгән тыелган продукциянең 2 партиясе.

Әйләнештәге рөхсәт ителгән чит ил продукциясенең сыйфаты мактанырлык түгел. Чит ил продуктларында химик матдәләр күләме нормадан артык булган очраклар 2,5 тапкыр диярлек арткан. Моның белән бәйле рәвештә, әйләнештән алынган чит ил продукциясе 1,5 тапкыр арткан һәм 43 тонна тәшкил иткән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International