ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе уза

2015 елның 6 феврале, җомга
Бүген ТР Фәннәр академиясе бинасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышы уза. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина профилактикасы буенча Баш штаттан тыш белгече Сергей Бойцов, ТР Муниципаль берәмлекләр советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар катнаша.

Утырыш алдыннан теләге булган һәркем кан басымын үлчәтте. ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафинның артериаль кан басымы 150/90 тәшкил итте. Ә норма буенча кешенең кан басымы 140/90 нан артмаска тиеш. Гадел Вафин систолик басымының терекөмеш баганасының 10 мм га артыграк булуын төп доклад белән чыгышы алдыннан дулкынлануы белән аңлатты. "Мин хәзер эмоциональ киеренкелек, дулкынлану хисләре кичерәм, шуңа күрә бу - нормаль күренеш. Коллегия тәмамланып ике сәгать узгач, кан басымын кабат үлчәтеп карыйсы булыр, анда инде ул шәт түбәнәер дип уйлыйм", - диде министр. Гадел Вафин шулай ук бер атна эчендә гәүдә авырлыгының 1 кг га кимүен дә хәбәр итте. Моңа ирешү өчен ул бернинди дә диеталарны кулланмаган, ә бары тик рациональ туклану кагыйдәләрен үтәгән. Шулай ук министрның көненә озаклап җәяү йөрүе дә билгеле. Кеше көнгә, ким дигәндә, 5 км араны җәяү узарга тиеш.

Бу минутларда министр төп доклад белән чыгышында республиканың сәламәтлек саклау тармагының 2014 нче елгы эшчәнлегенең төп күрсәткечләре турында сөйли.

"Татар-информ"
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International