“Светсервис” предприятиесе юбилеен билгеләп үтте

2015 елның 6 феврале, җомга
“Светсервис” муниципаль унитар предприятиесе коллективы юбилеен билгеләп үтте. “Светсервис” моннан 10 ел элек Әлмәт районында һәм шәһәрдә электр челтәрләрен эксплуатацияләү, ремонтлау һәм техник хезмәт күрсәтү максаты белән оештырылган иде.

Предприятие иң башта районда һәм шәһәрдә урам утлары челтәренә хезмәт күрсәтү өчен оештырылды. 2006 елда “Светсервис” балансына шәһәрдә һәм районда торак йортларны, социаль, мәдәният объектларын җылытучы 153 котельный тапшырылды, 2009 елда фельдшерлык-акушерлык пунктларының котельныйлары да аның карамагына күчерелде.

Район башлыгы Мәҗит Салихов кешеләрнең тормышын яктырак, җылырак итүчеләргә зур рәхмәт сүзләре әйтте, предприятие директоры Ринат Азизовка рәхмәт хаты, чәчәкләр һәм истәлекле бүлләк тапшырды. Ул предприятие директорының иң катлаулы бурычларны хәл итәргә сәләтле югары квалификацияле белгечләр коллективы туплый алуын билгеләп үтте.

ТКХ өлкәсепредприятиеләре тарафыннан кунаклар өчен күңелле концерт әзерләнгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International