Сәламәтлек саклаучылар спартакиадасында ату ярышы булды

2015 елның 7 феврале, шимбә
6 февральдә сәламәтлек саклау оешмалары арасында XI “Сәламәтлек” спартакидасы кысаларында ату ярышлары булды, анда 14 оешмадан 28 кеше катнашты.

Ир-атлар арасында иң оста мәргән үзәк сырхауханәнең врач-инфекционисты Дамир Солтанов булды. 2нче урында медсанчастьның баш врач урынбасары Сергей Яшанин, 3нче урынны “АМИАЦ”ның баш инженеры Владислав Михайлов алды.

Хатын кызлар арасында иң төз атучы шәфкать туташы Зифа Галимова булды, 2-3нче урыннарда 3нче поликлиниканың баш врачы урынбасары Наилә Хөснетдинова һәм үзәк сырхауханәнең фельдшеры Марина Шәрәфетдинова.

Командалар арасында беренче урынны район үзәк сырхауханәсе алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International