16 майда Әлмәттә гомумрайон шимбә өмәсе була

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
16 майда экологик икеайлык кысаларында икенче шимбә өмәсе була. Моңа кадәр күп эшләр башкарылса да, тырма-себеркеләрне җыеп куярга иртәрәк әле. Өмәдә чүп-чарны җыештыру, бордюрлар һәм агач кәүсәләрен буяу, яшел үсентеләр утырту һ.б. эшләр алда тора.

Шул уңайдан район җитәкчеоеге шәһәрдә һәм районда яшәүчеләрне үз ишек алларын, урамнарны чистартуда һәм яшелләндерүдә актив катнашырга чакыра.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International