Айрат Хәйруллин район хуҗалыкларын карап йөрүен дәвам итә

2015 елның 13 мае, чәршәмбе
ӘМР башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин язгы кыр эшләренең барышына үзе контрольлек итә. Бүген ул башта “Аппак” ҖЧҖдә булды. Биредә иртә культуралар чәчүне ике көндә тәмамларга уйлыйлар.

Әлмәт районында “Союз-Агро”ның Кузайкино кусты 17 мең гектар чәчүлек җир били. Биредә Айрат Ринатович яңа технология белән эшләүче агрегатларның эше белән танышты.

Айрат Хәйруллин шулай ук Елховой авыл җирлегендә “Минхәеров”, “Низамов”, “Әфләтунов” индивидуаль хуҗалыкларында эшләрнең барышын да карады.

Айрат Хәйруллин хуҗалык җитәкчеләренә язгы кыр эшләрен уңышлы төгәлләүне теләде, эшнең сыйфатына игътибар итәргә кирәклеген искәртте.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International