Әлмәттә Җиңү көнен бәйрәм итү лазерлы шоу һәм мәһабәт салют белән тәмамланды

2015 елның 10 мае, якшәмбе
Әлмәттә бәйрәм чаралары иртән иртүк “Мәңгелек ут” мемориаль комплексына чәчәкләр салу белән ачылды.

Нәкъ сәгать 10да Нефтьчеләр мәйданында тантаналы парад башланды. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган тантаналы митингны район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин ачты.

Бу көнне әлмәтлеләргә бәйрәм белән котлау космостан да килде: бик зур экранда «Союз ТМА-15М» космик корабле экипажы күренде. Космонавтлар Антон Шкаплеров, Геннадий Падалка һәм Михаил Корниленко ветераннарга һәм Әлмәт кешеләренә космостан котлау җибәрделәр.

Бәйрәм ахырында шәһәр кешеләренә һәм кунакларга лазерлы шоу һәм салют карап ләззәт алу мөмкинлеге булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International