Быел Татарстаннан 215 меңгә якын баланың төрле лагерьларда ял итүе планлаштырыла
2015 елның 12 мае, сишәмбе
ТР бюджетыннан быел, балаларны ял иттерү өчен, 1 млрд 281 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә.
Агымдагы елда җәйге каникуллар чорында Татарстанда барлыгы 214 мең 921 баланы төрле ял һәм сәламәтләндерү формалары белән колачлау ниятләнә. Узган елда республикада 212 мең 617 бала төрле лагерьларда ял иткән. Әлеге саннарны бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры урынбасары Рөстәм Гарифуллин җиткерде.
Балаларны ял иттерүгә ТР бюджетыннан быел 1 млрд 281,33 млн сум акча бүлеп биреләчәк, бу, 2014 нче ел белән чагыштырганда, 5 процентка артык (узган елда бу максатларга 1 219, 16 млн сум юнәлдерелгән иде).
Шуны да билгеләп узарга кирәк: быел катлаулы тормыш шартларына дучар булган балаларның ялына һәм сәламәтләндерүгә Россия Федерациясе бюджетыннан акча бүлеп бирү туктатылган. Былтыр ил казнасыннан 56,6 млн сум акча каралган булган. РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев йөкләмәсе буенча, быел төбәк бюджетыннан бу максатларга 60,7 млн сум акча юнәлдерелгән.