Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан Әлмәттә һәйкәлләр яңартылды, яңалары куелды

2015 елның 14 мае, пәнҗешәмбе
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында районда булган һәйкәлләрне яңарту һәм яңаларын кую буенча бик зур эшләр башкарылды. 2014 елда бюджеттан тыш акча исәбенә Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган монумент һәм герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле яңартылды, Бөек Ватан сугышы ветераннары Барый Юсупов, Әдип Маликовка мемориаль такталар куелды.

Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан “Мәңгелек ут” мемориаль комплексында Советлар Союзы Геройлары Никита Токарликов, Мотыйк Әхмәдуллин, Дан орденының тулы кавалерлары Михаил Алаев, Гарәфетдин Сәләхетдинов, Корбан Тимергалиевларның бюстлары куелды, тыл хезмәтчәннәре истәлегенә рельеф һәм “Сугыш балалары” скульптурасы бастырылды. Бу юнәлештә авыл җирлекләрендә дә киң колачлы эшләр башкарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International